Үтәли җил уйный тәрәзәсе…

Үтәли җил уйный тәрәзәсе,
Ишекләре ачык күңелемдә…
Кемдер кичә шакымыйча кергән.
Һәм… адашып йөри бүгенгемдә.

Күз яшьләре түшәп сукмагына,
Гөнаһ томанында гомер сөргән.
Әле кичә генә җирдә иблис белән
Үз телендә исәнләшеп йөргән.

Бүген пәрдә кора күңелемнең
Офыгында кояш күзе алланганда.
Мине алдавымы?! Үз-үзенме?!
Ялганнарга ялган ялгаганда?!.

Кабынуыммы бу?! Сүнүемме?!.
Үлдемме мин?! Терелдемме?! Белмим…
Чатыр-чотыр янган ышанычның
Көлен язгы җилгә сибеп йөрим!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт